Авыр булмасын кардан
Тамды инде яшлэре.
Оча себер ягына
Унсын инде эшлэре.
Салкын жиллэр себертэ
Яткан карлар бортеген.
Изге юлдан тайпылмый
Уткэрсен ул гомерен.
Чит жирлэрдэ ялгызы,
Юксынадыр кунеле.
Арып кайтып ауганда,
Белэм,ойдэ кунелле.
Кар ясаган тауларны
Утеп кирэк чыгарга.
Тормыш дигэн арбаны
Насыйп итте тагарга.
Арбага салган йокне
Тартырга кирэк пардан.
Жилкэгэ тошкэн сынау
Авыр булмасын кардан.
Кара алтыннар табып
Кайтты себердэн улым.
Раббыннан сора балам
Унсын дип,йоргэн юлым.
Свидетельство о публикации №123110905479