Аулакка син дэ кил
Жылысын бирэ кышын.
Салган йорэк жылысын,
Жэллэмэгэн карашын.
Кич утырып бэйлэгэн,
Кияр салкында кызлар.
Кунеле сабыенда,
Очса да булып казлар.
Ут кабызып кичлэрен
Утырганнар аулакта.
Купме сынаулар куреп
Утсэ гомер,саулыкта.
Жияу парлап уткэннэр
Донъянын хэр чокырын.
Иннэрдэ булган бала,
Корган икэу чатырын.
Капма каршы утырып
Оекбашлар бэйлэик.
Йорэк жылысын биргэн,
Озын гомерлэр телэек.
Буген дэ бэйлэм алган,
Кияр салкында уллар.
Матур килэчэк тозер
Ташларны ваткан куллар.
Сызлау белмэс аяклар,
Жылы оекбаш кисэн.
Сагынып котеп алам
Аулакка син дэ килсэн.
Свидетельство о публикации №123110706432