Оныгым Элизага

Барыбызга бергенэдер.
Белмим: ничек олгерэдер!
Унбер ай тик:  йогерэдер,
Гел елмая, гел колэдер.

Идэннэрне сорткэлидер,
Егылып та киткэлидер.
Ричард мэчене кугалап,
Эткэлидер, торткэлидер…

Нэнэсенэ бик еш кына
Ул кунакка киткэлидер.
Очпочмак, ит, пилмэннэрен-
Барысын авыз иткэлидер.

Дэу энкэсе... вакыты тыгыз,
Безгэ сирэк  кергэлидер.
Упкэлэми, мине ан,лап,
Телефоннан колгэлидер...

Узе шундый сойкемледер,
Бик озындыр керфеклэре!
Барсына да ошагандыр,
Зирэклеге уш китмэле…

Гел тик тормас, орчык кебек,
Ботерчектэй ботерелэ.
Куз ачып йомган арада
Бар иде – юк ул биредэ.

Элизамдыр, голгенэмдер,
Матур кызым, бергенэмдер.
Телэгем вэ догаларым,
Уйларымда сингенэмдер!
 
Куп хыяллар баглыйм син,а,
Еш куралмыйм, сагынамдыр
Син,а кон дэ бэхет телэп,
Ходаема табынамдыр!

1 ноябрь, 2023 ел


Рецензии