Посмотри на небо. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җәйге болытлар

Соңгы тапкыр кайчан
Булдык музейда, күргәзмәдә?
Я вакыт юк, я теләк,
Я музей юк янәшәдә.

Әйдәгез, утырыйк әле,
Карап зәңгәр күккә.
Гаҗәп кыяфәткә кереп,
Гүзәл болытлар анда йөзә.

Гүя күренекле рәссам
Шәхси күргәзмәсен ачкан.
Картиналарын тезеп куйган,
Һәммәсен тырышып язган.

Берсеннән берсе талантлы,
Шедевр – һәрбер рәсем!
Оста сурәтләү серләрен
Минем дә килә өйрәнәсем.

Күреп туя алмыйм,
Гашыйкмын җәйге күккә.
Үрелергә буем җитсә,
Рәссамга бирер идем чәчкә.

Әгәр болытлар кинәт
Юкка чыга икән,
Димәк, күргәзмә ябылган,
Яңасы ачылыр тиздән.

Ашыкмыйк әле, сокланыйк,
Шатлык тулыр күңелебезгә.
Бу кабатланмас матурлык –
Ямьле җәйнең бүләге безгә.

Гузель Идрисова   27.07.2023 11:33     Заявить о нарушении