День Победы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123050501794
Яу кырында вак нәрсә юк,
Анда барсы әһәмиятле –
Вакытында әйтелгән җылы сүз,
Иптәшең бүлешкән ипи кисәге.
Яу кырында вак нәрсә юк,
Кемнең кемлеге яхшы беленә.
Берәү үзенең гомерен бирә,
Ә кемдер хыянат итә иленә.
Яу кырында вак нәрсә юк,
Тыгызлык кирәк рәтләрдә.
Иңнәрне терәп атласаң гына,
Шат биерсең Җиңү көнендә.
Яу кырында вак нәрсә юк,
Солдат көче артып китә,
Өзелеп сагынган туган җирдән
Кош теледәй хәбәр килсә.
Яу кырында вак нәрсә юк,
Ышанычың, рухың көчле булса,
Көтмәгәндә, Ходай ярдәмгә килер,
Җиңелдем дип, кайгырган чакта.
Яу кырында вак нәрсә юк,
Егылсаң – шуыш, тагын йөгер.
Алга, алга, бирешмә,
Ышан, Җиңү көне килер!
Гузель Идрисова 20.04.2025 08:46 Заявить о нарушении