Улыбка весны. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яз елмаюы

Яз матур елмая,
Карашы җылы, назлы.
Таштай каткан боз да
Түзмәде, эреп акты.

Яз елмайды елгага,
Елга күңеле тулышты.
Кинәт, ярларыннан чыгып,
Киң болынга омтылды.

Яз елмайды агачларга,
Иркәләп һәр тармагын.
Бөреләр тәмам өлгерде –
Әзер ачырга яфрагын.

Яз елмайды сыерчыкка:
“Көттек синең кайтуыңны”.
Сыерчык сайрап җибәрде,
Сагынган туган якны.

Яз елмайды җиргә,
Шытып чыкты үлән.
Кырмыска шатланып йөгерә,
Ул бит елмаю күргән.

Яз елмая безгә,
Әй рәхәт күңелгә.
Минем дә, нурлар чәчеп,
Елмаеп йөрисем килә!

Гузель Идрисова   11.03.2023 10:23     Заявить о нарушении