Дружбу надо беречь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дуслыкны сакларга кирәк

Биек тауга менгәндә
Кирәк таякның яхшысы,
Ышанычлы таякка таянсаң,
Җиңел була атлауы.

Тормыш юллары катмарлы,
Адым саен сикәлтә.
Юл үтүләре ансат,
Дусларың булса эргәңдә.

Дуслык кадерен белеп,
Тату яшәргә кирәк.
Авырлыкларны җиңгәндә
Тогры дуслар – зур терәк.

Шатлык белән бүлешергә,
Дуслар булса, рәхәт.
Дусларның сөюен тою,
Бергә яшәү – ләззәт.

Күп булсын чын дуслар,
Гел артып торсын.
Өзелмәсен дуслык җепләре,
Корычтай ныклы булсын.

Дуслар - Ходай биргән
Иң кыйммәтле бүләк.
Дуслык – бәллүр савыт,
Димәк, аны сакларга кирәк.

Гузель Идрисова   13.02.2023 11:42     Заявить о нарушении