Жить достойно. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Артыгы кирәкми

Байлыкка ушым китми,
Ризамын тормышыма.
Артыгы һич кирәкми,
Булганы җитә миңа.

Гади аштан тамак куя,
Шатланам ситсы күлмәгемә,
Сөенечләр булып тора,
Дөрес уйлый белгәнгә.

Булган зур байлыгыңны
Төенчеккә төйнәп куеп,
Үзең белән теге дөньяга
Булмый алып китеп.

Торып калган байлыклар
Тиз юкка чыга.
Ә кылган изге эшләр
Онытылмый, хәтердә кала.

Һавада очкан самолет
Туры эзен калдыра.
Кешенең дә эзе була –
Изге эшләр дип атала.

Кеше матур яшәсә,
Файда китерсә дөньяга,
Ярлы булмас беркайчан -
Аның күңеле бай була.

Гузель Идрисова   09.02.2023 10:26     Заявить о нарушении