Настоящие люди. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чын кешеләр

Элек эшкә барганда
Кешеләр бергә җырлаган.
Эштән кайткан чакта
Тагын җырларга яраткан.

Эштән туктап, ял иткәндә,
Җырлап, биеп алганнар.
Шулай күңел ачканда,
Юкка чыккан арыулар.

Дәрт ташып торган,
Көчле булган тормыш ярату.
Үәт, кызык заманнар булган –
Тудыра тик соклану.

Бушка эшләсәләр дә,
Күңелләре шат булган.
Димәк, кәефне күтәрү
Тик үзеңнән торган?!

Хәзер эшкә барганда
Урамнан үтсәң җырлап,
Аптыраган бар халык
Үзеңне узар урап.

Эчкерсез, саф йөрәкле,
Гади булган элек кеше.
Чын булганнар алар -
Безнең ата – бабалар!

Гузель Идрисова   07.02.2023 11:21     Заявить о нарушении