Кинэш

Кинэш.
Кечкенэ бер мэсьэлэне
Чишэм диеп утыргач,
Эби ойгэ килеп керде
Бераз  куренми торгач.
"Сабыр тобе сары алтын
Сабыр була бел балам,
Керереннэн, чыгарынны
Уйлап куярсын алдан."
"Тимерне кызуында сук"- дип
Сузгэ кушылды бабай,
Тимерче булып эшли ул
Тугел бер манка малай!
"Бер янагына суксалар
Икенчесен куясын"...
Диде курше, " донья шундый,
Ялап кайчак туясын..."
"Жиде улчэ, бер тапкыр кис,"
Диде шулчак авылдаш,
Бу чаклы куп кинэшлэрне
Кутэрерме минем баш?
"Уз башын белэн эшне кыл,
Карама син кешегэ "
Кинэт телгэ килде акыл
Ишаралап, уземэ.
"Хэзер аны чишэм" дидем
"Калдырмамын, иртэгэ"
Менэ бэлэ! Искэ тошми
Нидэ  иде...мэсьэлэ?

Автор Альфира  Гайфуллина
            Тубэн Кама


Рецензии