Особенный день. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Аеруча көн

Гади бер көн иде,
Кояш, гадәттәгечә,
Иртән иртүк торып,
Җылы нурларын сипте.

Беренче булып әтәч
Кояшны күрде,
Дәшми түзә алмыйча,
Кычкырып сәламләде.

Чәчкәләр, таҗларын ачып,
Якты кояшка үрелде.
Кошлар, күңелле җырлап,
Һавада канат җилпеде.

Уңган бал кортлары
Эш белән мәшгуль.
Гади бер көн иде,
Көн – ис китәрлек түгел.

Ә шулай да, бүген
Кояш ягымлырак карый.
Гөлләр нәфисерәк күренә,
Кошлар матурырак сайрый.

Бүген бит бала туды –
Дөньяга яңа кеше килде,
Нинди зур вакыйга!
Көн гади түгел инде.

Гузель Идрисова   04.02.2023 10:47     Заявить о нарушении