Поле ждёт! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Басу көтә!

Ташландык басулар күп
Туган илем җирендә.
Анда беркемгә кирәкмәгән
Чүп үләне генә үсә.

Туфрагы шундый яхшы,
Мамык мендәр сыман,
Йомшак, уңдырышлы,
Димәк, җир хәл җыйган.

Җир сагынган үз эшен,
Көтә, түземсезләнеп:
“Сез тик орлык ташлагыз,
Барысын үзем эшләрмен.

Җир күп, халык уңган,
Бай уңышлар алырбыз.
Үзебез тук булырбыз,
Чит илләрне дә туйдырырбыз.

Эх, бар иде заманалар,
Гөрләп тора иде тормыш.
Сагындыра трактор, комбайн тавышы,
Кайда сез, колхозлар?”.

Гузель Идрисова   25.01.2023 13:29     Заявить о нарушении