Наши предки были лучше. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Элек уңган булганнар

Авылымның агач өйләре
Никтер кечерәеп калган.
Әллә мин зурайганмын,
Әллә өйләр картайган.

Бар иде балта осталары,
Санасаң, бармак җитмәслек.
Хәзер кем өй салыр,
Өйрәнеп калырга өлгермәдек?!

Без бу дөньяга
Киләбез кунакка гына.
Күпме кунаклар булды,
Ничә буын алмашынды.

Халкымның гореф – гадәтләре
Чиксез бай, һөнәрләре-
Хайран калып торырлык,
Уңган булганнар элгәре.

Сандык төбеннән алып,
Матур милли киемнәрне
Париж күргәзмәсенә итсәк –
Яулар иде беренчелекне.

Тегүчелеккә укымасалар да,
Шундый оста теккәннәр.
Кулдан барсы эшләнелгән,
Дөрес алынган үлчәмнәр.

Ашыгырга кирәк безгә,
Тәҗрибә алып калырга.
Кайдан һөнәр алырбыз,
Киләчәк буынга калдырырга.

Олылар биреп өлгерсен
Безгә белем, һөнәрен.
Халкымның рухи байлыгы
Буыннан буынга күчсен.

Гузель Идрисова   18.01.2023 11:31     Заявить о нарушении