Лес зовёт в гости. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Урман кунакка чакыра

Үләнгә чык төшкән,
Кошлар эчеп рәхәтләнә.
Аларга күп кирәкми,
Күңелләре була тиз генә.

Урман кошлары ярата
Бергә кушылып җырларга.
Төрле хәлләр була,
Ялгыз йөремә урманга.

Урман серле, шомлы,
Һәрбер куак куркыта.
Шүрәле, килеп чыгып,
Басыр кебек каршыга.

Урман тулы агач,
Агач саен сандугач.
Рәссам үзе хайран кала,
Матур картина язгач.

Туйганчы җиләк ашап,
Чәчкә җыясың акланда.
Иркен тын алулары –
Тәмле саф һава.

Урман киң күңелле,
Гел чакыра кунакка.
Шатланып барып керәбез,
Хәзер буйсынмыйбыз алпавытка.

Урман – шатлык, байлык,
Һәрчак саклыйк аны,
Барыр җиребез булмас,
Сүндерергә онытсак учакны.

Гузель Идрисова   16.01.2023 11:24     Заявить о нарушении