Чудо природы - водопад. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Шарлавык

Кыя янына барып,
Шарлавыкны карыйм, әле.
Юкка мактамыйлар аны,
Серен белим әле.

Көчле су агымы
Ургылып аска омтыла.
Тамчылар, ташка бәрелеп,
Еракка чәчрәп оча.

Искиткеч мөгҗизә
Хайран калып торасың.
Шарлавык та, син генә –
Бар дөньяңны онытасың.

Шарлавык, шарлавык,
Тавышың матур, яңгыравык.
Нәрсәдә син уйныйсың,
Каян чыга сихри моң?

Табигать, синең осталык –
Һич мактап бетергесез.
Тагын гаҗәпләндердең мине,
Сокландым сиңа чиксез.

Шарлавык тавышы озак
Яңгырый колак төбендә.
Тавышын бер ишетсәң,
Мәңгелеккә кала хәтердә.

Гузель Идрисова   14.01.2023 10:30     Заявить о нарушении