Жеребёнок. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Колынкай

Болында атлар йөри,
Монда тәмле үлән үсә.
Әнисенә сыенып кына,
Колынкай дөнья гизә.

Ул әле бәләкәй,
Уйнап кына йөри.
Ат үзенең баласыннан
Һич ерак китми.

Үзе үлән ашый,
Күзләре баласын күзәтә.
Әгәр куркыныч янаса,
Бәләкәчен яклар, әлбиттә.

Ат, арбага җигелеп,
Авыр йөк тарта.
Әнисе эшләр эшли,
Бала өйрәнеп тора.

Ул әле бәләкәй,
Аңа эш кушмыйлар.
Авыр йөкләр, эшләр
Алда көтеп торалар.

Ә әлегә ул бәләкәй,
Кырында – яраткан әнкәй.
Балачагы үтә бәхеттә,
Үстерәләр аны мәхәббәттә.

Гузель Идрисова   11.01.2023 11:05     Заявить о нарушении