Артист. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Артист

Попугай читлектә утыра,
Тормышына ул зарланмый.
Тамагы һәрчак тук,
Исән әле һәр каурый.

Алдында көзге тора,
Сокланып туймый үзенә.
Бер тегеләй боргалана,
Бер болайга әйләнә.

Үз өстендә гел эшли –
Өйрәнә яңа сүзләрне.
Көтеп кенә тора,
Телевизор эшләп киткәнне.

Көлдерергә нык ярата,
Күп аның мәзәкләре.
Берәй сүз әйтсә,
Я тор, я егыл инде.

Кәефе шәп булганда,
Концерт күрсәтеп ала:
Әле Басков җырлый,
Әле Лепс кычкыра.

Искиткеч кызык кош,
Барысын дөрес эшли.
Юктан ямь табып,
Матур итеп яши.

Гузель Идрисова   10.01.2023 11:20     Заявить о нарушении