Белый медведь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ак аю

Еракта, бик еракта
Яши ак аю.
Эх, карыйсы иде, туйганчы,
Куркытса да, якынаю.

Ак кардай йомшак
Тунын сыйпасы иде,
Суыкны үткәрәме икән,
Шуны беләсе иде.

Хәл җыясы килсә,
Ялгыз гына, уйланып.
Сузыла да ята,
Кардан булмый аерып.

Дусларының хәле бетә
Аны, кычкырып, эзләп.
Мәҗбүр була дәшергә,
Эзләүчеләрне җәлләп.

Ачыкса, аптырап тормый,
Балык тота да ашый.
Кирәкми кармак, суалчан –
Үз ысулын ул тапкан.

Кайчак, боз кузгалып,
Кинәт агып китә.
Көймәдә утырган кебек,
Аю суда йөзә.

Кызыл китапка кертелгән,
Юкка чыга күрмәсен.
Әйдәгез, теләк телик:
“Ак аюлар күбәйсен!”.

Гузель Идрисова   09.01.2023 11:12     Заявить о нарушении