Расправляй крылья, душа моя! Стихи на татарском яз

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшәү дәрте

Канатларыңны турайт әле, күңел,
Хәзер очып китәбез.
Мөһим түгел, кая таба,
Тик булсын берәй файда.

Телисеңме, күлгә барып,
Кармак тотып утырабыз?
Телисеңме, тауга менеп,
Өстән аска карыйбыз?

Бәлки, урманга очарбыз?
Учак янына җыелышып,
Дуслар белән җырлап, көлешеп,
Күңелле кич уздырырбыз?

Телисеңме, күп итеп чикләвек
Күмеп куярбыз җиргә?
Имән агачлары үсеп чыккач,
Шатланырга сәбәп булыр безгә.

Бәлки, чык төшкән үләндә
Ялан – аяк йөрербез,
Кыр чәчкәләре җыеп,
Матур такыя үрербез?

Син әйт кенә, күңелкәем,
Мин барын да эшләрмен.
Тик, син боегып утырма,
Югалтма яшәү дәртен!

Гузель Идрисова   08.12.2022 09:08     Заявить о нарушении