Ради кого? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кем өчен?

Әгәр ир – егетләр булмаса,
Дөньяның кызыгы булмас иде.
Кем өчен бизәнергә,
Нигә матур күлмәк кияргә?

Аякларны арытып, авырттырып,
Нигә биек үкчәдә йөрергә,
Кыска итәк киеп, кемгә
Төз аякларны күрсәтергә?

Кем өчен, тавышны чылтратып,
Кинәт көлеп җибәрергә,
Кемгә, ягымлы елмайган
Караш бүләк итәргә?

Әгәр хатын – кыз булмаса,
Дөньяның яме булмас иде.
Бер берсенә охшаган күңелсез
Көннәр сузылыр иде.

Кем өчен батырлыклар эшләргә,
Кем өчен биекләр яуларга,
Кемнең, тормышын җиңеләйтеп,
Авыр йөген үз өстеңә алырга?

Кемгә, мин сине яратам
Дигән, мөһим сүзләрне әйтергә,
Күтәреп алып, әйләндергәч,
Бәхет һәм чәчкә бүләк итәргә?

Әлдә без бар әле,
Әлдә сез бар әле.
Бер беребезне шатландырып,
Алда яшәселәр бар әле.

Алдан барсы да уйланылган,
Аллага шөкер, ә иң мөһиме –
Безнең дөньяны бизи
Балалар – мәхәббәт җимешләре.

Гузель Идрисова   01.12.2022 11:14     Заявить о нарушении