Всё продумано до мелочей. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Алдан уйланылган

Яфракта сызыклар күп,
Кем шулай бизәкләгән?
Яфраклар күп тә инде,
Ничек өлгерде икән?

Язын яшел чирәмдә
Тузганак калкып чыга.
Сары чәчкәсе шиңгәч,
Мамыкка әйләнеп, оча.

Тәлгәштә чияләр парлы,
Кем шулай парлап чыга?
Алмагачта чия юк,
Юкәдә үсми алма.

Тәүдә кеше бәбәй,
Аннары җайлап үсә.
Аптырашка калыр идек,
Әгәр булса киресенчә.

Җәен кар яумый,
Кышын атмый чәчкә,
Җәнлекләр гаилә кора,
Алар да ярата белә.

Ай төнлә яктырта,
Кояш көндез генә балкый.
Җир шары акрын әйләнә,
Елгалар кирегә акмый.

Менә шулай, ушым китеп,
Карыйм инде табигатькә.
Бу серле дөньяны миңа
Аңлата алмый беркем дә.

Бөтен әйбер уйланылган,
Тәртип урнаштырылган җирдә.
Димәк, кемдер башлы,
Кемдер барысын да белә...

Гузель Идрисова   29.11.2022 11:31     Заявить о нарушении