Песня джигита. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Егетләр җыры

Кызлар кия кызыл күлмәк,
Матур буласы килгәч.
Егетләр түзми, гашыйк була,
Шундый чибәрлек күргәч.

Кызыл, кызыл, кызыл,
Күлмәк киясең,
Пешкән алма булып,
Эх, күземә күренәсең.

Кызыл чәчкә матур була,
Син чәчкәдән сылурак.
Миңа кияүгә чыкмасаң,
Алырмын үзеңне урлап.

Кызыл, кызыл, кызыл,
Күлмәк киясең,
Пешкән алма булып,
Эх, күземә күренәсең.

Ярый инде, шаярттым гына,
Куркып китмә тагын.
Берәй заман яратырсың әле,
Мин көтергә ризамын.

Кызыл, кызыл, кызыл,
Күлмәк киясең,
Пешкән алма булып,
Эх, күземә күренәсең.

Гузель Идрисова   31.10.2022 11:13     Заявить о нарушении