Один шаг. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бер адым

Әни, кочагын җәеп, кил, диде,
Бала, ышанып, алга атлады.
Барыбыз да шулай тәпи киттек,
Адымнарга әти – әни шатланды.

Бер адымнан башлана олы юл,
Тормыш сукмаклары адымлап тапала.
Туры юлны сайлагансың икән,
Дөрес атла, читкә тайпылма.

Кыеш юлдан китәсең икән,
Кабаланма атларга – үкенерлек булмасын.
Адымнардан тора кеше юллары,
Адым бәләкәй – зур мәганәсе.

Очарга өйрәнгәндә кошчык,
Бушлыкка адым ясый.
Шулай тәвәккәл булмасаң,
Биек үрләр яулап булмый.

Беренче адымны үзең яса,
Дуслар кирәк булса.
Җир шарында тынычлык булдырырга да
Күп кирәкми, кешеләр бергә атласа.

Әйдәгез, кулга кул тотынышып,
Бердәм атлыйк тыныч киләчәккә.
Йөзебез шат, бәхетле булыр,
Күңелебез түзмәс – атыр чәчкә.

Гузель Идрисова   25.10.2022 11:41     Заявить о нарушении