Золотая свадьба. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Алтын туй

Бабай әбине кичкә
Очрашырга чакырган.
Әби соңлап килгән,
Бабай көткән, дулкынланган.

Бар да элеккечә, үзгәрмәгән,
Шул ук елга, тугай.
Сандугач сайрый талда –
“Яшьләрне” сәламли, бугай.

Җитәкләшеп елга буйлап,
Бабай белән әби килә.
Җыерчыклар юкка чыккан,
Йөзләре нурлар сибә.

Бүген аларның бәйрәме –
Алтын туй дип атала.
Акыллы парга сокланып,
Күп кешеләр таң кала.

Яшьләргә үрнәк булып,
Матур итеп яшиләр.
Парны сайлаган чакта,
Нык тырышкан фәрештәләр.

Туйлар күп узгарыла,
Алтын туй – сирәк кенә.
Алтын эзләүе җиңел түгел,
Табасың, озак эзләсәң генә.

Гузель Идрисова   12.10.2022 11:22     Заявить о нарушении