Восхищаюсь мамой. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әниемә сокланам

“Янып торган өй эченә
Йөгереп барып керер,
Ярсып чапкан атны
Күз карашы белән туктатыр”.

Бөек шагыйрь сүзләре
Минем әнигә тап килер.
Авылымның иң уңганы
Минем әни булыр.

Аның эшләгән эшләренә
Таң калыр бар халык.
Бәйли, тегә, чигә,
Ашлары – телеңне йотарлык.

Печән чаба, кибән куя,
Агач кисеп аудара.
Ат җигеп, ерак урманнан
Өенә алып кайта.

Абзар тулы мал булды,
Бакчада яшелчә – җимеш үсте.
Өч баласын ялгыз килеш
Үстереп, кеше итте.

Матур, акыллы, үңган,
Ярдәмчел, яхшы күңелле, башлы.
Аңа дөрес киңәш сорап,
Килүчеләр күп булды.

Уф, җитте, арыдым,
Башкача булдыра алмыйм,
Дип, барып ятмады,
Арбага үзе җигелеп,

Тормышның авыр йөген
Алга тартты да тартты.
Исем, акылым китеп,
Хәзер уйлап утырам.

Ничек түзә алган ул,
Кайдан көч алган?
Тамгандыр инде яшьләре –
Тик безгә күрсәтмәде.

Әни исеменең тәрҗемәсе – җиңүче,
Горурланам әнием белән,
Исеменә күрә җисеме,
Тормыш дигән бәйгедә

Тырышып, тырмашып,
Аллага шөкер, җиңеп чыкты.
Ә, иң мөһиме – кырык ел стаж,
Һөнәре аның – укытыучы!

Эшен нык яратып эшләде,
Авылдашлар хөрмәт итте.
Безнең барыбызга ул үрнәк,
Дөрес яшәгән әни, димәк.

Гузель Идрисова   03.10.2022 11:22     Заявить о нарушении