Папа посадил черемуху. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әтием утырткан шомырт

Яз килгән саен шомырт
Ак чәчкәгә күмелә.
Шул матурлыкка карап,
Әтием искә төшә.

Сугыштан җиңеп кайтып,
Яңа тормыш башлаган.
Урманнан алып кайтып,
Бакчага шомырт утырткан.

Йортны ямьләп торсын,
Балаларым җимеш ашасын,
Дип, уйлагандыр, мөгаен,
Утыртканда шомырт агачын.

Агач утырткан, өй салган,
Өч баласы туган.
Тик язлары гына,
Кызганычка каршы, аз булган.

Мин ышанам, чәчкәне
Битенә куеп иснәгән
Сабыен күзәткәндер әтием,
Яратып карап күктән.

Шомырттан пешергән бәлеш
Әле һаман исемдә.
Мин шомырт җыеп бирәм,
Әни бәлеш пешерә.

Исе тәмле булып,
Тарала өй эченә.
“Бар, балам, күршене
Алып чык чәйгә”.

Мин шатланып йөгерәм
Күрше әби йортына.
Кунакка чакырырга яратам,
Миңә тик куш кына.

Мактап, бәлеш ашыйбыз,
Әтине искә алабыз.
Әти – яхшы кеше булган,
Балаларын бик яраткан.

Тәлгәш – тәлгәш шомыртларга
Кешеләр кызыга иде.
Агач ботагын өзсәләр,
Әни әйтә торган иде:

“Зинһар, агачны сындырмагыз,
Ул бит безгә истәлек.
Бакчага кереп ашагыз,
Шомырт барыбызга җитәрлек”...

Тагын ямьле яз килде,
Тагын сизәм чәчкә исен.
Шомыртым, рәхмәт сиңа,
Якты хәтирәләр өчен.

Гузель Идрисова   06.10.2022 11:08     Заявить о нарушении