Что скажут люди? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кеше нәрсә дияр

Олы кешеләр сүзен
Ишетеп үстек бәләкәйдән:
“Кеше нәрсә әйтер,
Кеше көлмәсме бездән?”

Гомер буе яшәдек,
Ярарга тырышып кешегә.
Кешенең куйган бәясе
Мөһим булды безгә.

Уйлап куям кайчак,
Мөгаен, дөрес яшәгәнбез.
Ояла белергә кирәк,
Оятсыз кеше – өметсез.

Килделе- киттеле яшәсәк,
Теләсә нәрсә эшләп,
Ямьсез күренешләр, хаталар
Күрер идек күпләп.

Нидер эшләр алдыннан,
Тәүдә уйларга кирәк,
Уңга – сулга карап,
Дөрес атларга кирәк.

Кешедә кешенең эше
Юк, дип исәпләсәгез,
Бәяне кеше бирер,
Үзегез уйлый белмәсәгез.

Бәлки, безне һәрчак
Тыеп торырга кирәктер,
Җәмгыятьтә яшибез, кагыйдәләр
Барыбыз өчен бер.

Юкка аерылып тормыйбыз
Башка чит илләрдән.
Яхшы безнең халкыбыз,
Көчле ул рухы белән.

Гузель Идрисова   27.09.2022 11:06     Заявить о нарушении