Частушки про лису на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Төлке турында такмаклар

Төлке кояшта кызынган,
Тирләп – пешеп беткән.
Син дә шулай эссерерсең –
Тун киеп ятсаң.

Төлке шәп балыкчы,
Балыкны оста эләктерә.
Моңсу күзләренә карап,
Җәлли дә, суга җибәрә.

Берәй тавык урларга,
Төлке барган авылга.
Әтәч тавыш чыгарган,
Куып йөреткән урамда.

Койрык өләшкән чакта,
Эләктергән иң купшысын.
Хәзер рәхәтләнеп йоклый,
Өстенә ябып койрыгын.

Үзенә кирәк чакта,
Ясалма елмаеп карый.
Кирәген алгач, йөгерә,
Койрыгын болгый – болгый.

Төлкенең дуслары юк,
Беркемгә ул ышанмый.
Хәтта үзенә дә
Серен сөйләми – ышанмый.

Төлкене хәйләкәр диләр,
Димәк, башы эшли.
Аучы арып бетә,
Төлкене эзли – эзли.

Гузель Идрисова   26.09.2022 11:09     Заявить о нарушении