Кнопочная жизнь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кнопкалы дөнья

Элек әкиәттә генә
Күрә идек мөгҗизә.
Хәзер шушы әкәмәтләр
Килеп җитте үзебезгә.

Кнопкалы дөньяда яшибез,
Артта калды хәсрәтләр.
Агач кисеп, утын
Ярып, интекми кешеләр.

Өебез үзеннән үзе
Көн – төн җылыта.
Бер бармак белән
Кнопкага гына басырга.

Җиңел пешә ашлар,
Табак - савыт, керләр
Үзләре генә юыла,
Телевизор үзе кабызыла.

Бас тик кнопкага,
Ут кабынып куя.
Баскычтан йөрүне оныттык,
Лифт мендереп куя.

Ит тарткычны әйләндереп,
Хәлдән таярга түгел.
Кнопкага басып куясың,
Үзең китап укыйсың.

Санап бетерлек түгел,
Һәр адымда – уңайлыклар.
Бигерәк рәхәт яшибез,
Җирдә оҗмах бар.

Тик бер кнопкага,
Ходай күрсәтмәсен басырга.
Кызыл кнопкага бассаң –
Җир шары юкка чыга!

Гузель Идрисова   23.09.2022 11:11     Заявить о нарушении