Щедрый петух. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Йомарт әтәч

Әтәч барган ярминкәгә,
Яңа итек алырга.
Сайлап алган матурын,
Үзенә килешеп тора.

Кызыл итекләр киеп,
Кайтып төшкән авылга.
Тавыклар, уштан язып,
Гашыйк булганнар аңа.

Әтәч тора патша
Булып, йорт уртасында.
Тавыклар, ярарга тырышып,
Йөгереп йөри алдында.

Әле җим китерәләр,
Әле җырлап җибәрәләр.
Чын күңелдән елмаялар,
Күз кысып та куялар.

“Җитәр инде, тынычланыгыз,
Барсы аңлашылды миңә.
Сезнең дә минем кебек,
Матур буласыгыз килә.

Әзерәк түзеп торсагыз,
Тагын барырмын базарга.
Чәчкә төшкән яулыклар
Алып кайтырмын барыгызга”.

Гузель Идрисова   19.09.2022 11:25     Заявить о нарушении