Скромность украшает человека. Стихи на татарском

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тыйнак кеше

Бар шундый тавыклар,
Көненә бер күкәй салса,
Булган бар көчен җыеп,
Туктый алмый кычкыра.

“Ишеттегезме, мин күкәй салдым?
Ишеттегезме, күкәй салдым мин!
Килегез, күрегез, сокланыгыз,
Тизерәк мине мактагыз!”

Әйтерсең, авылда ул берүзе
Шундый зур батырлык кылган.
Барлык дөнья, эшен ташлап,
Аңа карарга тиеш булган.

Тыйнак тавыклар да бар,
Күкәй артыннан күкәй
Шым гына салып утыра,
Беркем белми дә кала.

Ә иң гаҗәпләндергән тавык
Кайдадыр тора да югалып,
Килеп чыга качкан җиреннән,
Артыннан чебешләрен ияртеп.

Ана булу теләге
Нык көчле булган.
Күкәйләр өстендә утырып,
Шым гына чебеш чыгарган.

Кешеләрнең дә төрлесе була...
Вак кына эшен зурайтып,
Хәле беткәнче сөйли –
Бу кеше – медаль тирәли.

Бар безнең арабызда
Тыйнак булып яшәүчеләр.
Намус белән башкаралар
Бөек, матур эшләр.

Аларга кирәкми мактаулар,
Сокландыра бу акыллы кешеләр.
Күберәк булсын иде шундый
Безгә үрнәк булган шәхесләр.

Гузель Идрисова   13.09.2022 11:13     Заявить о нарушении