Секрет любви. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мөхәббәт сере

Чын мөхәббәт турында
Яратам кино карарга,
Рәхәтләнеп бирелеп карыйм,
Әллә ничәнче тапкырга.

Ике гашыйкка карап,
Сокланып утырган чагымда,
Онытам бар дөньяны,
Тик телевизор алдымда.

Яратам горур мөхәббәтне,
Яулап алынсын ул.
Альпинист зур биеклек
Тырышып алган кебек.

Авырлыкта килгән мөхәббәтнең
Кыйммәте яхшырак була.
Теләк белән алынган
Бүләк шатлыклы була.

Җиңел килгән бүләкнең
Кирәге дә шул кадәр.
Тиз туялар, ташлыйлар,
Эзлиләр башка бүләкләр.

Телевизорда гына түгел,
Булсын тормышта да,
Чын матур мөхәббәт,
Сокландырсын барсын да.

Сер итеп әйтәм,
Мөхәббәт булыр үрнәкле,
Әгәр кызлар горур
Булса, ә егетләр – түземле.

Гузель Идрисова   09.09.2022 11:16     Заявить о нарушении