Хорошее настроение. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яхшы кәеф

Бер матур саескан
Яңгыр астында калган.
Өстеннән сулар ага,
Бигерәк нык юешләнгән.

Ни хәлләр итер икән,
Бар микән алмаш күлмәге?
Юк шул, юк башка күлмәк,
Ләкин тыныч аның күңеле.

Яңгырдан соң тирә – як
Матурланган, ямьләнгән.
Тәбигатькә сокланып, шатланып,
Саескан сикергән дә сикергән.

Башка чарасы калмагач,
Күлмәк үзе кибеп беткән.
Җыен вак - таяккә
Ихтибар бирми саескан.

Төшенкелеккә бирелми ул,
Үзеңне бик җәлләмәскә кирәк,
Бар да үтеп китәр,
Тик түзеп торырга кирәк.

Гузель Идрисова   15.08.2022 09:20     Заявить о нарушении