Тик чакырма...

Мэрхум булган якыннарыма багышлыйм....

Кеше улми, кайтып кына китэ,
Берни алмый, барсын калдырып.
Фани доньядагы ризыклары
Торып кала,  буш бер мал булып.

Кеше улми, ул бары тик кучэ
Без белмэгэн астраль бушлыкка.
Кучэ югарыга, мэн,гелеккэ,
Хисапсыз кин, серле юклыкка...

Язмалары, китаплары кала,
Ачып кына куйган хат булып:
"Искэ тошер, тик  чакырма, зинхар,
Мин,а илткэн юлларны оныт!"

Кеше улми: кайтып кына китэ,
Юл сала ул куккэ, болытка,...
Купер салып, уткэн гомереннэн
Кузгэ куренмэслек сызыкка...

12 июль, 2022 ел.


Рецензии