Кыш бабайга хат

Бабам, ничек? Исэнме,саулармы?
40 еллап син,а  язмадым.
Менэ буген, син,а хат язарга,
Уй вэ  хислэремне  барладым.

Эйтим эле: кун,ел ул гел сабый,
Шук баладай килэ буласым.
Тезлэрен,э нэни башым салып,
Назларын,нан эреп  торасым.

Килэ бар доньяга  ышанасым,
Дан ж,ырлыйсым килэ дуслыкка,
Явызлар юклыкка ышанасым,  
Конлэшулэр, гайбэт юклыкка...

Иртэгэ мин тагын кочле булам -
Мин,а ышаныч бир, бабаем.
Кичерергэ мине ойрэт тагын:
Мэрхэмэтле булып калаем.

Бер елмаю булэк итче, бабай,
Азайды бит хэзер елмаю.
Елмаюлар чыннан  булсын алай:
Ж,итэр  битлек аша мон,аю.

Тагын  бэхетемнэн аера курмэ.
Тормышнын, бир азрак кулаен.
Хэлэл байлык бирче - харам бирмэ
Ансы  кулай булмас, могаен...

Бабакаем, минем якыннарым,
Дусларыма озын гомер бир!
Кадерлелэремнен, сакла барын,
Саулыклары артсын бермэ-бер.

Илебезгэ тынычлык бир, бабам!
Ил кайгысы бирмэ, сугышлар.
Ил талаган баемасын хаман,
Баесыннар ун,ган, тырышлар!

Чирлэмэсен иде нарасыйлар,
Бала-чага булсын бэхетле.
Алып кил аларга хормэт-сыйлар:
Татысын сабыйлар бэхетне.

Барчабызны азга булса да син
Алып барчы экият иленэ.
Бик ышанып хэм зарыгып котсэн,
Аз шатлык та зурдай куренэ.

Язуын язам, бабай. Тик  узем дэ
Ышана алмыйм кайбер суземэ...

23 декабрь 2021 ел.


Рецензии