Кайтмас булгач, нигэ чакырдын,?

(Беренче укытучым Соембикэ Тимершаеховна Сагадеева истэлегенэ)

Тагын кайттым буген балачакка,
Кун,елем белэн, коштай   кагынып,
Базы буен,  Бур тауларын япкан,
Ботнек улэннэрен сагынып.

Узе дэшеп алды балачагым:
 «Эйдэ, кайт, - диде ул, - кунакка!
Сине куптэн котэ яшел чагыл,
Борчаклар да  куптэн  кузакта".

Чакырса да, гамьсез балачагым,
Узе  качкан, ахры,   еракка...
Каян эзлим аны? Туктап  калдым:
Монда мин,а  бар да  йозакта...

Эзлэдем мин аны урамнардан,
Буаларга тошеп чакырдым.
Кайттым урап Таллык, тугайлардан,
Калдырмадым Торф чокырын...

Берэр кулгэ кереп эллэ чумган,
Басуда  йориме саташып?
Эллэ чана шуган Акмал-тауда
Балачагым калган адашып?

Бэлки иске мэктэп урынында
Мэн,гелеккэ сакка калгандыр?
Садри бабай баккан бакчаларда
Узенен, яшерен эзен салгандыр?

Бэлки бары минем  хэтеремдэ
Калгандыр ул, якты тан, булып?
Соембикэ апам дэреслэрендэге
Рухи азык, кыйммэт ан, булып?...

Чакырдын, да, узен, куренмисен,..
Кайтмас булгач, нигэ чакырдын,?
Сабый чагым, син ахры белмисен,
Ни сагышка мине батырдын,...

25 июль,  2021 ел.


Рецензии
Рафиса Миндикаева
Бик матур шигырь, бу шигырдьдэ ботен жир курсэтелгэн миндэ авылымда булып алдым, рэхмэт Римма.
Класс! 2

Rimma С Т ответила Рафисе
Рэхмэт, Рэфисэ(lo) ❤

Разиф и Роза Хакимовы
Укыганда ирексездән яшь коела . Көчле, тирән эчтәлекле шигырь Рәхмәт Аскатовна
Класс! 1

Рамиля 🌻🌺🌹
Дорес , Роза Нигмаевна, бер урыннын да атамасын онытмаган, берэм-берэм саный бара, мин дэ яшемэ буыла-буыла ияреп барам. Рэхмэт, Риммочка, шэп егетсен!
Класс! 2

Rimma С Т ответила Разифу и Розе
Роза апа, рэхмэт(lo) ❤❤

Rimma С Т ответила Рамиле
:-D :-D :-D Рэхмэт, Рэмилэ(lo) ❤

Альфиса Назмутдинова (Сафиуллина
Шедевр,бар да таныш, особенно безгэ. Мин дэ куптэн тугел эзлэп йэреп килдем. Но болай матур итеп тасвирлап булмай,даже в прозе👍👏👏
Класс! 1

Rimma С Т ответила Альфисе
:-$ :-) Рэхмэт, Элфисэ апа! Кайткач кун,ел тула инде. Картая башлау шулдыр

Римма Сагадеева   29.08.2021 19:17     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.