Хэер булыр уземнэн

Утыртам узып киткэндэ
Кул кутэргэннэренэ
Аерып тормыйм картын,яшен
Карап чибэрлегенэ.

Юлда барсыда бер хэлдэ
Кайбернен гомер узар
Кем машинада, кем жэяу
Барсынын кайтасы бар.

Юлдагыларны котэлэр
Кайгырып якыннары
Туганнары, балалары
Хэм кемне, сойгэннэре.

Юлда булышырга кирэк
Уз килгэн коченнэн
Белмисен нэрсэ курсэтер тормыш
Шундый ук хэлгэ калсан.

Жэе булса,кеше катмый
Салкын кыш буран керсэ
Син туктамый узып китеп
Ул тунып мэрхум булса.

Ходайга бик килешмэс ул
Синем гонахын булыр
Вакыт житкэч ожмахларга
Ишеге ябык торыр.

Мин барысынада туктыйм
Йозгэ, биткэ карамый
Бер кайчан акчасын алмыйм
Рэхмэт эйткэне ярый.

Уземчэ уйлыйм шулай дип
Бер кем тартмый телемнэн
Ходай барсын белеп тора
Хэер булыр уземнэн.


Рецензии
Зур рехмет

Аля Аджигитова   01.11.2021 18:59     Заявить о нарушении