Хуш истэн мон, аеп алулар...

Хатирэлэремне кабат уяталар
Сары чэчкэ, юкэ ислэре.
Юкэ чэчкэлэре мин,а якын алар,
Алар бит яшьлегем тослэре.

Юкэ агачлары сузсез шахит булды
Назлы сою, сагыну, коюгэ:
Хуш искэ уралып, кун,ел ташып тулды
«Мин яратам сине...», - диюгэ.

Юкэлэр чэчэктэ. Аларны куругэ
Акрынаеп калды адымым.
Бу сагыну тугел, э гомер утугэ
Тагын бер уфтанып алуым.

Юкэ чэчкэлэре хуш ис тараталар,
Нэфис алар, назлы сарылар...
Бу хатирэлэрем сагыш тугел. Алар
Хуш истэн мон,аеп алулар...

21 июнь, 2021 ел


Рецензии

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →