Рухи нурлы авылым, Урмай!

Искренне приветствую посетителей моей странички!
Стихотворение написала про историю своей деревни - Урмаево, где я родилась, выросла, закончила школу.

Село Урмаево расположено на изумительном участке земли, между двумя Республиками: Чувашской и Татарской.

Мои земляки достойные своих предков! Они не жалуются на проблемы в стране, на безденежье, на безработицу. С гордо поднятой головой работают с утра до ночи. Ведут хозяйство на земле так..., что любой гость может позавидовать их достатку.

Молодое поколение находит себе применение там же. Не покидая родной очаг они создают новые семьи, ставят новые дома, расширяют просторы деревни, облагораживая территорию.

Активно возрождается народное творчество. Для подрастающего поколения создаются культурные и спортивные мероприятия.

Желаю своим землякам и далее оптимизма, здоровья и успехов!

Главная страница Стихи.ру не поддерживает татарские буквы, чтобы сохранить грамматическую целостность текста я размещаю стихи в разделе "Рецензии".

Прошу простить за причиненные неудобства! Заранее благодарю читателей!
С уважением, автор Танзиля Амирхан.


Рецензии
Бабай! Тарих җомгакларын сүтә-сүтә,
Таптым гасыр чүпләреннән эзеңне:
Сугыш юлына вәгъдәң бәйләсәдә,
Сукмаклары китерде Урмайга узеңне.

Урмай күкрәге-Ана кебек сыендырды-
Сине, яшел юрган җәеп тауларга!
Сиңа кушылып таллары җырлады,
Елаганда юатты моңлы сандугачлары!

Ир башында–ил кайгысы, бабай!
Шуңа, сугыш кырларында чапкансың!?
Туган илеңне, бабаең каберен ташлап,
Монгол-Кытай аша юллар тапкансың!?

Алтын арба җимеше булдың үзең,
Хан Батыйдан коелып калганда!?
Буразнага ныклап тамыр җәйдең,
Татар исемен гасырларга такканда!

Төтрәттеләр сине заман давыллары,
Тарттың, бирешми җилкәнеңне көчкә!
Дусларың дин сатып исем бүлгәндә,
Нык фикереңне бирмәдең һич кемгә:

«Телем татар, динем ислам!», - диеп,
Чукындырганда: җырлап-көлдең син!
«Хур булудан - үлем татлы!», - диеп,
Урманнар буенча качып йөредең син.

Буразнага тирең яңгыр булып яуды,
Шытып үстеләр артыңнан буыннарың:
Гөрләп үсә аяк эзеңдә иген басулары,
Шиңмәс гөлләрдә язмыш сукмакмагың!

Бабай! Чая булдылар синең оныкларың:
Горур саклыйлар кан-нәселеңнең затын!
Азан әйтеп Мәчетләрдә сиңа баш ияләр,
Рухи нурларга баетып Урмай авылын!

30.05.2021.

Танзиля Амирхан   30.11.2022 20:03     Заявить о нарушении