Бэхет капкасы

Стихотворение на татарском языке, поздравление моей мамы с  Международным Женским Днем!
Главная страница сайта не поддерживает татарские буквы, поэтому стихи вынужденно разместила в разделе "Рецензии".
Прошу простить за причиненные неудобства!
Заранее благодарю читателей за чтение, за внимание, за ваши добрые слова, что я от вас получаю.
С уважением, автор Танзиля Амирхан.


Рецензии
Бәхет капкасы.

Әллә язмыш, әллә азмыш инде,
Кеше гомеренә юллар теркәүче?
Шушы юлларга ияреп көтмәгәндә,
Әнием кызыгып беркен юл тартты.

Тузанлы юллар бормалы булсада,
Эзләделәр сусап бәхет капкасын:
Белми-сизми күңелкәе тулсада,
Кыю йөрәге белде аны табасын.

Мишәр кызы - Черкен авылында!
Адашкан коштай хис итте узен.
Бәхеткә мохтаҗ йөрәге курксада,
Бирешми яулады гаилә мәшәкәтен.

Бәхет капкасы-Салават купере күк-
Ялтырады, кайвакытта яшенләп!
Бәхет чәчкәсе җиде таш астында-
Түзем булуына тамыр җәйде ныклап.

Чын күнелдән яратты үз язмышын:
Тоңлады моңлап кошлар сайрауын,
Буразнага шыбырдатып тирен койды,
Гөлләргә күмеп язмыш сукмакмагын!

Елга күпере аша эшкә чапканда,
Сокланып чишмә агышына карады,
Таллар шаулауына кушылып кайчак,
Хатын-кызларча үкереп елады.

Адашкан коштай чит илләргә китеп:
Төзеде йорт-җир, корды зур гаилә,
Биш баласы янына, ике бала табып,
Туган итте барысын табын тирәсендә.

Озак яшә әни, кояш сыман балкып!
Өй турендә яңгырасын азан тавышы.
Яраткан гөбәдияң табаларда аңкып,
Китерсен шатлык безгә һәрчакны.

05.03.2021.

Танзиля Амирхан   09.01.2024 23:47     Заявить о нарушении