Эле яз ж, итмэгэн...

Кире ж,ил малае  фокстрот  бии,
Исбатлап хаман да кыш барын.
Лэкин,  март болытын  ерып, кояш
Сибэ  колэч, ж,ылы нурларын.

Эле ж,ирдэ  тошенкелек - патша,
Тынлык - хаким, тослэр икенче,
Лэкин кичэ  мине сэламлэгэн
Бер кош чутылдавын ишеттем.
 
Шагыйрь дэ шул: сынмый,бирешмичэ
Тупаслык, мэкерлек – барсына,
Кун,елендэ чэчэклэр шыттырып,
Дусларына  голлэр тапшыра.

«Менэ шигырьлэрем, куаныгыз,
Кемгэ мон,су, кемнэр кушеккэн,
Йорэклэрегезгэ  бэхет сен,сен,
Сагыш  чыгып тайсын ишектэн»!

Эле  яз  ж,итмэгэн: агачларга
Каткан вак-вак бозлар ябышып.
Тик кун,елдэ шигырь ж,ылысыннан
Хислэр тулышалар ярышып!

04.03.2021 ел


Рецензии