Ак кубэлэк

Ак кубэлэк тэрэзэ тобендэ,
Канаты селкенэ очарга,
Нигэ килден син бу кош конендэ,
Ак тап булып яуган ак карга?

Эллэ син хэсрэт уртаклашырга,
Кайгыбыз бар икэнен белеп,
Туганыбыз белэн хушлашырга,
Килден елап куз яшен тугеп?

Юк, син ярсып елар очен тугел,
Ерак юлга чыгып киткэнсен,
Дулкынланды бу уемнан кунел.
Син юлдаш булырга килгэнсен!

Килгэнсен фэрештэсе булырга
Ап ак канатларынны кагып,
Туганымнын жанын озатырга,
Ожмахка туры юлын табып.

Ак кубэлэкнен ак канатлары,
Жиллэрдэ богелеп сынмасын,
Жинел булсын утэсе юллары,
Ходай бэлэлэрдэн сакласын.

Ак кубэлэк тэрэзэ тобеннэн,
Очып китте куктэ югалып,
Туганымнын жаны жир йозеннэн
Китте мэнгелеккэ юл алып.


Рецензии