Сугышу сон, рак булды...

Безнен, Инженер мэктэбендэ кубесенчэ ир балалар белем ала. Минем 6 нчы класста  26 баланын, 17-се малайлар иде (быел 7-гэ баралар). Бу яшьтэге малайлар инде сугышып киткэннэрен сизми дэ калалар. Уеннан уймак чыгу момкинлеклэре дэ юк тугел. Тикшерэбез, кисэтэбез, эти-энилэрне мэктэпкэ чакырабыз, элбэттэ, мондый инцидентлар килеп чыкканда. Э менэ тикшеру вакытында нигэ сугышып киткэннэрен бу шук, хэйлэкэрлэр бик тэ кызык ан,латалар. Бу шигырем шул турда

Безне сугышты дип кем эйтте сон,?
Сугышмадык бит без - корэштек!
Тешлэшеп тэ алдык азрак кына,
Чеметештек, аннан теллэштек.

Аунатыштык ж,ирдэ бер-беребезне
Киемнэр тузанга батканчы.
Аннан инде созешэ башладык,
Колэ-колэ эчлэр катканчы.

Безне аердылар, искэрттелэр,
Азрак орышып та алдылар...
Без карыштык, мондый карышудан
Тэндэ кугэреклэр калдылар....

Сугышу тугел бит бу. Безнен, турда
Кем чыгарды мондый гайбэтне?
Мин еладым, чинадым элбэттэ!
Кулны кыскач Айдар гайрэтле...

Талаштык, элбэттэ, домбэслэштек:
Йорэклэр бик тэ нык типтелэр...
Тик мондый уйнауны корэш дилэр,
Юк, моны   сугышу димилэр.

Сугышуы анын, азрак сон,рак,
Ойгэ кайткандарак башланган...
Кичер инде безне, апа, берук,
Артыгырак "уйнап" ташланган.

27 август, 2020 ел


Рецензии