Шигри халэт, сихри мизгеллэр

Торле халэт була кешедэ:
Кайчак бик тэ кунел ошенэ,
Торле якка уйлар сугыла -
Шунда калэм алам кулыма.

Шатлыклар сыймаса  кунелгэ,
Кузлэремнэн бэхет сибелэ,
Тэрэзэдэн кояш сузыла -
Шунда калэм алам кулыма.

Гайбэт сузе телсэ йорэкне,
Дошманым какшатса  терэкне,
Явыз киртэ салса юлыма -
Шунда калэм алам кулыма.

Кубэлэктэй уем очканда,
Хыялымны шатлык кочканда,
Телэклэрем житсэ урынына - 
Шунда калэм алам кулыма.

Сагыш утларында янганда,
Кузлэремнэн яшьлэр тамганда,
Биткэ орсэ кайнар оермэ,
Шунда калэм алам кулыма.

Торле  халэт була   кешедэ,
Бушана алмый кунел  интегэ…
Ят кеше анламас!!!! Кирэкми!!!!
Кэгазгэ бушатыйк йорэкне!
                21 март, 2020 ел


Рецензии