Ялгыз юлчы-посвящается памяти Фарита Гибатдинова
Приношу свои соболезнования семье, родным, близким, друзьям покойного. Безусловно, это невосполнимая утрата для всего татарского мира и память об этом светлом человеке навсегда сохранится в наших сердцах.
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как общий раздел не поддерживает формат татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №120070709371
Бормалы гомер сукмагын,
Җиңә белдең туры фикердән,
Таптың үзеңә хөрмәт юлларын,
Уңыш яулап чын күңелдән.
Якты йолдыз нурларын сиптең,
Җылыттың учагыңда күпләрне.
Яшенле давыллар кинәт күтәреп,
Юлладың ялгыз-төтрәтеп күкләрне.
Ялгыз атладың соңгы юлыңа,
Дөрләп янды мәхәббәт учагың.
Тозлы яшьләрдә ятимнәрең юыла,
Юксынып яраткан әти кочагын.
Син, ялгыз юлчы кояш кочагында-
Ак каеннар булыр күләгә.
Җилләр үкереп елаган чагында,
Җир-анабыз кочар куенына.
Сөйгән гөлләрең мәңге саргаймас,
Су сибәрләр тәрбия буыннарың,
Исемең тарихта озак картаймас-
Фарыз булсын үтәлгән бурычларың.
Ак каеннар моңлап утырсыннар,
Тыныч йокы көйләсен кошлары,
Оҗмах ишекләре ачык торсыннар,
Сине көтеп кыямәт көннәре.
Гаиләсенә, туганнарына түземлек телим. Авыр туфрагы Фаритнең җиңел булсын!
07.07.2020.
Танзиля Амирхан 05.10.2023 16:50 Заявить о нарушении