Афэт килде

Афэт килде безнен жир шарына...
Купме кеше инде кырылды
Баш исэн булсын, дип, дога кылыйк.
Бар мэшэкать хазер онытылды...

Бер-берегезне саклап яшэгез,
Сакланганны саклый ходай да.
Игътибарлы булыйк якыннарга,
Бу коннэрдэ авыр болай да!

Эби-бабайлардан урнэк алыйк,
Кахэр тошкэн сугыш чаклары...
Дурт ел буе алар ничек тузгэн?!
Егылып улгэн сонгы атлары...

Ачлык булган... коне-тоне эше...
Тешне кысып алар тузгэннэр.
Атна буе ашамыйча эшлэп
Иген кырларында улгэннэр.

Хазер тормыш яхшы, матур инде,
Онытмыйк ул авыр заманны.
Буген яшик, дуслар, иман белэн,
Алыштырып булмый доньяны.

Авыр вакыт безгэ тик коч бирсен
Сыгылмый, рэнжеми яшэргэ
Бар да вакытлыча булсын, диик,
Ходай язсын кабат эшлэргэ.

Бердэм булган чакта гына, дуслар,
Жинэрбез без килгэн афэтне.
Барлык кочне кысып йодрыкка
Онытып торыйк бераз гадэтне!

Гитлер безне хэтта жинэ алмады
Бирешмэбез, дуслар, ВИРУСКА!
Булганына шокер итеп яшик,
Рэхмэт укып буген язмышка.

Барчагызга саулык телэп калам,
Исэн кеше жирдэ очрашыр.
Матур язлар бэхет алып килсен,
Сандугачлар тиздэн кире кайтыр.


Рецензии