Безне устергэн бишек. 10. 2014нче ел

  Туып ускэн ойнен чыланында,
Гуя,бишек жыры ишеттем.
Сабый тирбэткэндэй жил селкетэ,
Эленеп торган коры бишекне.

Шунда кергэн саен кузем тошэ,
Ишле бала ускэн бишеккэ.
Эткэй,энкэй авырлыклар жинеп,
Устердегез безне ничек тэ.

Тэмле йокыларын калган энкэй,
Тирбэткэндэ шушы бишекне.
Йокы фэрештэсе язып барган,
Бала тавышларын ишеттем.

Энкэемэ хормэтебез бик зур,
Истэлеккэ диеп саклаган.
Ишле бала ускэн бу бишекне,
Учактагы утка якмаган.

Корып,кибеп беткэн бу бишеккэ,
Беркем бала салмас янадан.
Тобендэге киндер тишегенэ.
Урмэкучлэр ямау ямаган.

Эткэй каккан килеш ыргагында,
Эленеп тора бишек сиртмэсе.
Кунелдэ саклансын бала чаклар,
Хэтереннэн юма,сортмэ син.

Туган якка юллар туры булсын,
Биклэп куймыйк эле ишекне.
Истэлеккэ саклыйк,узебез ускэн,
Эткэй ясаган бу бишекне.


Рецензии