Кэт энием, кайтырмын

Стихи написала  о том, как мать скучает, страдает в ожидании своих детей. В переводе на русский язык, название стихотворения - "Жди мама, я вернусь".
Стихи на татарском языке, размещены в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Көт әнием, кайтырмын.

Беләм әнием, өзелеп көткәнеңне,
Тәрәзәдән алмый күзеңне,
Йөрәк ярасы тетә күңелеңне,
Бирче Ходай сиңа түземеңне.

Әнием-бәгърем, кыен көтүләре,
Үз балаңны үзең юксынып,
Канат каерып ерак китүләре,
Туган йортны ятим калдырып.

Газиз әнием, сагынам һәрчак,
Бергә булган нурлы көннәрне,
Күз яшьләрем тама кайчак,
Кайта алмыйча калган төннәрне.

Айлы төндә тыныч йокла, әнием,
Тешләреңдә кайчак кайтырмын,
Көлемсерәп торган йөзләреңне,
Әкрен генә җилдәй сыйпармын.

Ошан әнием, мин сине калдырмам,
Кайгы-сагыш керсә түреңә,
Тешләреңдә түгел, өнеңдә кайтырмын,
Сибеп нурлар боек күңелеңә.

28.02.2020.

Танзиля Амирхан   13.03.2020 15:38     Заявить о нарушении