Торналар

 Ак торналар булып ,кангылдашып,
Куклэргэ инделэр жаннары.
Чит жирлэрдэ тамып,сенеп калды,
Солдатларнын кызу каннары.

Торык-торык торна тавышына,
Галэм елый,бигрэк монсуга.
Тегэржептэй жанга утеп керэ
Чыдай алмый йорэк,чан суга.

Чатнамада кайларда кышлыйсыз,
Жаннарыгыз эллэ кушегэ?
Парлап-парлап,зинхар,яз кайтыгыз,
Жинел булсын коткэн кешегэ.

Куктэн торык-торык сорэн салып,
Очып кайта язын торналар.
Кахарман язмышы,гомере буе,
Аналар йорэген тырнарлар.

Ак торналар кыяфэте белэн,
Су коена алар таннарда.
Сэлэм биреп,елап баш иялэр,
Челтэр шэлле зифа таллар да.

Туй кулмэге кимэгэн яшь кызлар
Торна мамыгына торенеп,
Зохрэ кызнын пар чилэге белэн,
Сулар ала кулдэн урелеп.

Яшь торналар куктэ вальс бии,
Хур кызларыбызны шаяртып.
Ун як фэрештэлэр савап яза,
Кахарманнар,сезне яратып.

Торык-торык куктэ торна кычкыра,
Жир остенэ тошэ шэулэсе.
Ак торнадай, жаны куккэ инде,
Чит жирлэрдэ калды гэудэсе.

Торналарнын монына кушылып,
Галэмебез матур жыр койли.
Солдатларнын жаны куктэ оча,
Превратились в белых журавлей.


Рецензии