Чалгы чыны

Эткэемне курэм тошлэремдэ,             
Чалгы тапый чын да чын итеп.
Хэтеремдэ саклыйм эткэемне,
Оннэремдэ мон да жыр итеп.

Чын-чын  иткэн чалгы тавышына,
Матур итеп эткэй жыр койли.
Йорэклэре чатнап, моннар ятлап,
Бер-берсенэ кошлар сер сойли.

Чапкан печэннэрдэ  алка кебек,
Тэмле-тэмле жилэк чуклары.
Эткэемнен  монын,чалгы чынын
Мэнге онытасым юк эле.

Кайтасыла иде авылыма,
Юл тотмадым,вакыт тапмадым.
Эткэй,сине ,тагын тоштэ курдем,
Тан атканда чалгы тападын.

Бер кайтырмын,эткэй,аланына,
Жиллэр койли,анда моннар бар.
Сине сагынып,чалгы койлэренэ,
Чын йорэктэн язган жырлар бар.
               
Жайлап-жайлап кына печэн чабам,
Минем чалгы койлэр кочем бар.
Чалгы чынын бишек жыры итеп,
Тошлэремэ килер кешем бар.

        Эткэй урынын Ожмахта булсын.


Рецензии